"Чәчәк кебек матур бит ул туган тел”
21 февральдә дөньякүләм туган тел көне билгеләп үтелә. Әлеге көн уңаеннан “Наз” тернәкләндерү үзәге укучылары өчен “Чәчәк кебек матур бит ул туган тел” исеме астында әдәби кичәдә туган телнең әһәмияте, бүгенге көндә үзенең тоткан урыны турында фикерләр алышынды, туган телгә багышланган шигырьләр, күренекле кешеләрнең фикерләрен укып киттек. Шулай ук әлеге кичәгә җыелган укучыларыбыз интеллектуаль уенда да бик теләп катнаштылар. Кичә “Туган тел” җыры белән тәмамланды.