“Поэт. Солдат. Герой” - күзәтү
Китапханәдә барлык укучылар өчен “Поэт. Солдат. Герой” исеме астында китап күргәзмәсе Муса Җәлилнең тууына 117 еллыгы уңаеннан эшләде. Укучылар өчен күргәзмәгә күзәтү үткәрелде. Шагыйрьнең тормыш юлын, иҗатын искә алдык. “Моабит дәфтәрләре” шигырь җыентыгына укучылар аеруча игътибарларын юнәлттеләр. Күргәзмә алдында әлеге җыентыктан шигырьләрен укыдылар.