"Эхо Афганских гор”
Әфган сугышы... Бу коточкыч вакыйгаларга нокта куелган 1989 нчы елның 15 нче февраль көненнән соң нәкъ 34 ел вакыт узып киткән. 15 нче февраль - Россиядә интернационалист сугышчыларны искә алу көне итеп үткәрелә.Әлеге истәлекле көн уңаеннан мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә “Эхо Афганских гор” исеме астында очрашу Әфган сугышы ветераны Гаврилов Владимир Михайлович белән уздырылды. Әлеге очрашуга 10 сыйныф укучылары, укытучылар һәм авыл җирлеге башлыгы чакырылды.
Очрашу укучылар әзерләгән концерт номерлары, презентацияләр белән аралаштырып алып барылды. Владимир Михайлович үзенең чыгышында сугышның ни дәрәҗәдә куркыныч булуын,ләкин ир-егетнең ил алдындагы бурычын үтәргә тиешлеген аңлатты. Укучыларның сорауларына җавап бирде