“Однажды в старый Новый год»
“Наз” тернәкләндерү үзәгендә урнашкан күчмә китапханә укучылары өчен “Однажды в старый Новый год» исеме астында күңел ачу кичәсе уздырылды. Биредә шаян куян кызы күңелле уеннар оештырды, куян күчтәнәче өләште. Матур итеп җырладылар, биеделәр. Әлеге бәйрәм чарасында һәрбер кеше рәхәтләнеп ял итте, күңел ачты. Чара ахырында укучыларга китаплар тәкъдим ителде