“Новый год в каждый дом” - Бөтенрәсәй акциясе
Яңа ел якынлашкан саен күңел әкияти хисләр кичерә. Ниндидер шатлыклы вакыйгалар, могҗиза булыр кебек. Әлеге могҗизаны без “Новый год в каждый дом”- Бөтенрәсәй акциясенә кушылып чынбарлыкка ашырырга уйладык. Кыш бабай һәм кар кызы белән берлектә күп балалы гаиләләрне, өлкәнәребезне Яңа ел белән тәбрикләп, бүләкләр өләшенде, матур теләкләр җиткерелде.