«Йөрәктән - йөрәккә»
|
Декабрь башы ел саен инвалидлар декадасы буларак билгеләп үтелә. |
Бу декаданың төп максаты - физик мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең проблемасына җәмгыятьнең игътибарын җәлеп итү. Мөмкинлекләре
|
чикләнгән кешеләр өчен гади аралашу да бик мөһим. «Йөрәктән - йөрәккә» дип исемләнгән әдәби - музыкаль кичә дә шул максаттан “Наз” тернәкләндерү үзәгендә урнашкан күчмә китапханәдә уздырылды. Әлеге кичә җыр- моң белән үрелеп барды. Ф.Яруллин, Г. Сәгыйров, Чулпан Габделганиева иҗатларына тукталдык,шигырьләр укыдык. «Күңел җылысына үрелеп” исеме астында кул эшләре күргәзмәсе белән таныштылыр. Әлеге күргәзмәдә үзенең күңел җылысын салып башкарган эшләре белән Камалова Гөлүсә дә катнашты. Үзенең башкарган эшләре турында сөйләде, мастер класс күрсәтте. |