«Имя твоё неизвестно, подвиг твой бессмертен»
Билгесез солдат көне – Россия тарихында чагыштырмача яңа истәлекле дата, ул һәр елны 3 декабьдә билгеләп үтелә. Бу истәлекле көннең мәгънәсе – сугыш хәрәкәтләрендә һәлак булган, ләкин шул ук вакытта исемнәре билгесез калган совет һәм Россия сугышчыларының сугышчан һәм үлемсез батырлыкларын хәтерләүне мәңгеләштерү. «Имя твоё неизвестно, подвиг твой бессмертен» исеме астында хәтер сәгате 10 сыйныф укучылары өчен үткәрелде. Укучыларга Билгесез солдат көненең мәгънәсе һәм әһәмияте хакында сөйләнде. “Памяти павших будьте достойны» исемле видеоязма күрсәтелде. Чара ахырында укучылар кәгазь күгәрченнәргә Билгесез солдатларга карата булган рәхмәт хисләрен яздылар.