Ципьинская сельская библиотека - филиал № 1

“Кояш назы бирә әниләр”

Салкын кышларга кереп барганда, без иң җылы һәм якты бәйрәмнәрнең берсен – Әниләр көнен билгеләп үтәбез. “Кояш назы бирә әниләр” дип исемләнгән әдәби –музыкаль кичәгә актив китап укучыларыбыз, ветеран китапханәчеләребез һәм язмыш тарафыннан кыерсытылган, авыру бала тәрбияләүче әниләр  чакырылды.  Бәйрәм зур җанлылык, җылылык белән уеннар, җырлар, котлаулар белән аралаштырып барылды.