Ципьинская сельская библиотека - филиал № 1

”Халыклар дуслыгы – бердәмлекнең нигезе

4 ноябрьдә русиянең барлык төбәкләрендә “Ночь искусств 2022” акциясе үткәрелде. Быелгы чаралар Халыклар бердәмлеге көненә һәм “Безнең традицияләр» темасына багышланды. Чепья авыл китапханәсе дә  әлеге акциягә  кушылды. “Наз” тернәкләндерү үзәгендә урнашкан күчмә китапханә укучылары өчен”Халыклар дуслыгы – бердәмлекнең нигезе” дип исемәнгән әдәби – музыкаль кичә уздырды. Әлеге көн чын дәрәҗәсендә бәйрәмгә әйләнде. Биредә төрле милләт вәкилләренең җырлары, биюләре башкарылды. Дуслык, бердәмлек турында шигырьләр укылды, уеннар тәкъдим ителде