Ципьинская сельская библиотека - филиал № 1

«Электронный век библиотек»

Бүгенге көнне заман техникасы - компьютердан башка күз алдына да китереп булмый. Яшьләр аның серенә тиз төшенә, тик менә өлкән яшьтәгеләргә ни эшләргә? Ә тормыш агымыннан бер дә калышырга ярамый, чөнки компьютерның мөмкинлекләре дә, уңайлыклары да чиксез.

Компьютерда эшләү күнекмәләре булдыру, социаль челтәр аша аралашу даирәсен киңәйтү максатыннан  өлкәннәребез өчен даими рәвештә компьтер дәресләре уздырыла.   Биредә укучыларыбыз заман техникасының төзешеле, клавиатурага басып, язарга да, якыннары белән аралашырга да өйрәнәләр.

Чираттагы дәрестә өлкәннәребезнең  белемнәрен тикшерү максатыннан «Электронный век библиотек» исеме астында практик эш  уздырылды.