библиотерапия «Лучик солнца на книжной странице»
Кешенең кәефенә, сәламәтлегенә китапның уңай йогынты ясавы хакында һәрвакытта да белгәннәр. Китап кешене өйрәтеп кенә калмый, ә дәвалый да. Китап ул кешегә тәэсир итәрлек ниндидер бер могҗизалы көчкә ия . Мәсәлән, XVII гасырда Англия врачлары үзләренең пациентларына, дарудан тыш, көнгә 2-3 бит китап укырга тәкъдим итә торган булганнар. Мисыр фараоны Рамзес II китапханәсен “Җан өчен даруханә” (“Ап-тека для души”), “Ассирий” патшасы Ашшурбанипала китапханәсен “Вәгазь һәм киңәш йорты”, (“Дом наставлений и советов”) дип атаган. А.С.Пушкин үзенең укучыларын “әгәр чирләп китсәгез, кулыгызга китап алы гыз” дип чакырган. Без дә үз чиратыбызда өлкән укучыларыбыз өчен «Лучик солнца на книжной странице» исеме астында библиотерапия оештырдык. Һәр укучының үзенчәлеген белгәнлектән, һәрберсе өчен айрым китап списогы төзеп, өйләренә әлеге китап һәм журналларны алып бардык. Мәсәлән, “Сөембикә” журналында «Иҗатымны ваклыйсы килми” дигән язма. Биредә сүз иң өметле яшь композиторларның берсе, виртуоз пианист
|
Миләүшә Хәйруллина белән булган әңгәмә бирелә. Әлеге әңгәмәне китапханәбез укучысы, алыштыргысыз гармунчыбыз Нурҗихан апа Ишмуратовага кызыклы булыр дип таптык. Миләүшәнең музыкасын тыңлаганда күз алдына океан килә. Әле офыккача тынып калган су өсте, әле ярсу дулкыннар шаулый. Бөтереп ала да, әллә кайларга алып китә – ул кечкенә сәяхәттән кайтасы килми...
|