“Тамырларсыз үсми агач та...» - әдәби – музыкаль кичә
1 октябрь – Өлкәннәр көне. "Өлкәннәр көне" барлык өлкән яшьтәге кешеләргә намуслы хезмәтләре, аларның олы тормыш тәҗрибәсе, игелекләре һәм зирәклекләре өчен тирән хөрмәт белдерү һәм җылы сүзләр әйтү мөмкинлеге бирә. Әлеге матур истәлекле көн уңаеннан мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә “Наз”
|
тернәкләндерү үзәгендә сәламәтлекләрен ныгытучылар өчен “Тамырларсыз үсми агач та...»исеме астында әдәби – музыкаль кичә уздырдык. Биредә төрле милләттән булган өлкәннәребез җыйналды. Әлеге көн алар өчен чын дәрәҗәседә бәйрәмгә әверелде. Җыр – бию, уен – көлке, матур теләкләр күп булды. Өлкәннәребез үзләренең җырга – моңга булган осталыклары белән дә уртаклаштылар. Кичә ахырында «Лучик солнца на книжной странице» исемле китап күргәзмәсе аша һәркем үзен кызыксындырган китап белән таныша алды. |