"Спорт на страницах книг"
Футбол, баскетбол, волейбол, чаңгыда, тимераякта шуу, нәфис гимнастика, теннис, җиңел атлетика. Бу исемлекне алга таба да дәвам итеп була. Телевизордан көн саен дистәләгән спорт ярышлары турында тапшырулар, фильмнар карыйбыз да яраткан футболчы, гимнаст, теннисчы өчен җан атабыз, аларга багышланган китаплар, газета-журнал
|
битләреннән интервьюлар укыйбыз. Алай гына да түгел, үзебездә дә спорт белән шөгыльләнү теләге уяна әле. Спорт белән таныш булмаган яисә спорт дөньясында әле беренче адымнарын гына ясаган укучылар өчен китапханәбез аккаунтында «Спорт на страницах книг» дип исемләнгән видеопрезентация тәкъдим ителде. Биредә “Сабантуй мәйданыннан – Олимпия уеннарына”, “100 великих олимпийских чемпионов”, “Олимпия”, “Физкультура для всей семьи” һәм башка спорт китаплары, районыбызның танылган спортчылары турында да мәгълүмат алып булды. |