“Цвети в веках, наш Татарстан»
|
Республика көне – ул Татарстандагы төрле диндәге, 170тән артык милләт вәкилләрен берләштергән олы бәйрәм. |
Әлеге бәйрәмнең максаты да республикадагы барча халыкның бердәм булып, имин, бәрәкәтле, мул тормышта яшәвенә юнәлдерелгән. Районыбыз халкы әлеге олугъ бәйрәмне күтәренке кәеф, матур хезмәт күрсәткечләре белән
|
каршы ала. Республика көне уңаеннан җирлегебезнең Тагашур авылында дәүләт программасы нигезендә кибет ачылышында катнаштык, “Балтач” үзәк ял паркында оештырылган “Алтын көз – 2022” күргәзмәсендә авылыбз китапханәсе укучылары Камаловлар, Щербакова һәм Соляховалар гаиләсе дә үзләренең бакча муллыклары, чәчәк бәйләмнәре белән уртаклаштылар. Укучыларыбыз өчен әлеге күңелле мизгелләрне китапханәбезнең контакт битләрендә чагылдырдык. |