Ципьинская сельская библиотека - филиал № 1

“Сугыш балалары – тарих яралары”

 

Сугыш... Күпме сабыйның язмышына үтеп кереп, өмет-хыялларын чәлпәрәмә китергән, балачак бәхетеннән мәхрүм иткән. Аларның бала чаклары булмаган да диярлек, чөнки алар сугыш чоры балалары. Ятимлек ачысын да татыганнар, ачлык белән дә күзгә-күз дә очрашканнар. Тик тормышта никадәр авырлыклар күрсәләр дә, алар сынмыйча-сыгылмыйча яшәүләрен дәвам итә.

Көннәр үткән саен шул елларның авырлыгын үз иңнәрендә күтәргән 

буынның сирәгәя баруына гына күңел борчыла.

Тарихи хатирәләрне саклап калу максатыннан сугыш чоры баласы Шәйхетдинова Рузилә апа белән әңгәмә кордык. «Сугыш башланганда миңа биш  яшь булган – дип сүзен башлады рузилә апа. “ - Сугыштан соңгы еллардагы хәлләрне дә үз күзләрем белән күреп белгәнгә, алар кабат – кабакт хәтерне яңарта, йөрәкне әрнетә” – дип хатирәләрне барлады ветераныбыз.