Ципьинская сельская библиотека - филиал № 1

«Туган ягым гөлләр иле, гөлләр –сөмбелләр иле»

 

Укучыларны туган якның матурлыгын күрә белергә, аңлый белергә өйрәтү, туган илебезне, табигатьне ярату хисләре тәрбияләү максатыннан “Наз” тернәкләндерү үзәгендә урнашкан күчмә китапханәдә «Туган ягым гөлләр иле, гөлләр –сөмбелләр иле» исеме астында шигърият кичәсе уздырылды.

Шагыйрьләр, язучылар иҗатында да мөһим урынны туган ил темасы алып тора. Безнең якташ шагыйрьләребез дә  үзләренең иҗатында туган як темасын ачык чагылдыралар. Хәзерге вакытта яшәп иҗат итүче, укучыларны үзләренең иҗат җимешләре белән сөендерүче шагыйрьләребез бар. Алар: Гарифҗан Мөхәммәтшин, Мәгъмүрә Хөрмәтуллина, Фәридә Шакирова. Шулай ук үзләренең туган якка булган бөтен назын, рәхмәтен ак кәгазь битләренә теркәп, китап итеп бастырган якташыбыз Фаварис Галиев, Чулпан Габделганиева иҗатын да укучыларыбыз үз итә.

Әлеге шигърият кичәсендә без нәкъ менә шушы шагыйрьләребезнең иҗатларына тукталдык, шигырьләрен укыдык, фикерләр алыштык.