Ципьинская сельская библиотека - филиал № 1

«Һәйкәлләр ни сөйли?»

 

Ил тарихына иң кайгылы көннәрнең берсе булып кереп калган, кара хәрефләр белән язылган 22 июньне Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтәбез.

Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алу максатыннан авылыбызның һәйкәл алдында мәктәп укучылары, музей, авыл җирлеге, мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә Бөтенрәсәй “Свеча памяти” акциясенә 

кушылдык. Әлеге акцияне БВС сугышы ветераны Галиев Гарифҗан Гали улы ачып җибәрде, сугыш афәте турында кабат искә төшерде, яшь буынга үзенең теләкләрен, киңәшләрен җиткерде. Балалар исә ветераныбыз хөрмәтенә матур шигырьләр сөйләделәр, хәтер шәмнәре кабыздылар.