«Җир шарында Сабантуйлар гөрли, Халкыбызның күркәм бәйрәме»
Буыннан – буынга күчеп килгән матур йола бәйрәм - Сабантуй бүгенге көннәрдә дә безнең тормышыбызның, яшәешебезнең бизәге булып тора. Әлеге бәйрәм чын-мәгънәсендә милли рух җәүһәре, татар халкының үзенчәлекле мәдәниятының бетмәс-текәнмәс чишмәсе, аның рухи торышы, һәм талантларны ачу өчен бик яхшы мөмкинлек, җитезлектә, тапкырлылыкта көч сынашу....
Шушы матур бәйрәм уңаеннан китапханәбез аккаунтында «Җир шарында Сабантуйлар гөрли, Халкыбызның күркәм бәйрәме» исеме астында видеоролик эшләнде. Әлеге видеоролик аша китапханәбез аккаунты дуслары борынгы Сабантуй бәйрәме акрынлап матур, заманча традицияләр белән үрелеп баруын күрә алдылар.