Ципьинская сельская библиотека - филиал № 1

“Библионочь 2022”

 

Китапханәбез укучылары белән Бөтенрәсәй “Библионочь 2022” акциясенә кушылдык. Быел ул Россиядә Мәдәни мирас елы булу уңаеннан “Про традиции” исеме астында утте. Кичәбездә төрле милләт вәкилләренең гореф – гадәтләренә нигезләнгән кич утыру программасы (посиделки) 8 сыйныф һәм авыл яшьләре өчен уздырылды. Мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Михайлова Евгения Петровна удмурт халык биюенә (“Апай сямен эктон”) мастер класс уздырды. Шулай ук укучылар белән бергәләп  керәшен һәм татар халык бәйрәмнәрен искә алдык, “Хәтер сагындагы ядькәрләр” дип исемләнгән күргәзмә белән таныштылар. Элеке йорт – җир эш коралларын әби – бабаларыбыз кайда, ничек кулланганнар – шулар хакында фикер алыштык.