“Музейларда -халкым ядкәрләре»
Яшь буынны тәрбияләү өлкәсендә алдыбызга яңа бурычлар килеп баса. Шундый бурычларның берсе – яшь буында милли үзаң үстерү, ягъни үз халкының тарихын белүче һәм аны хөрмәт итүче, үз милләте белән горурланучы шәхес тәрбияләү. Нәкъ менә шушы бурычларны хәл итүдә музейлар зур роль уйный. Шул максаттан авылыбыз китапханәсендә "Хәтер сагындагы ядкәрләр" дип исемләнгән кече музей эшләп килә.Яшь буын укучыларыбыз өчен "Музейларда - халкым ядкәрләре» исеме астында мәгълүмат сәгате уздырылды. Биредә төрле катлам укучылары үзләренә кызыклы, файдалы мәгълүмат алдылар. Яшь буын бигрәк тә күмер үтүге, фотоаппарат, радиоалгычлар белән кызыксындылар, балалайкада да уйнап карадылар.
|
Ә инде авылыбызның мөхтәрәм кешесе, гармуннарга яңа сулыш өрүче оста - Рифат абый үзе бүләк иткән гармунда уйнап та күрсәтте. Музеебыз көннән-көн үсә, матурая, тарихи экспонатларга байый. Авыл халкы бүген дә музейны истәлекле әйберләр белән тулыландырып торалар. |