"Күңелләрдә яши Тукай моңы" - әдәби - музыкаль кичә
|
26 апрельдә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне. Бу көн һәркайсыбызның күңелендә аерым урын биләп тора. “Күңелләрдә яши Тукай моңы” дип исемләнгән әдәби музыкаль кичә “Наз” тернәкләндерү үзәгендә урнашкан күчмә китапханә укучылары өчен уздырылды. Габдулла Тукайның “Исемдә калганнар” автобиографик повестеннән өзекләр, шигырьләре укылды. “Туган авыл”, “Пар ат”, “Бәйрәм бүген” җырлары яңгырады.
|