"Ислам дине кануннары"
Чепья авылы китапханәсендә Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан "Ислам дине кануннары" дип исемләнгән тарихи экскурс өлкән буын укучылары белән уздырылды. Әлеге чара ике өлештән торды.
|
Беренче өлеш “Заветами ислама” дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясаудан башланды. “Исламда хәләл һәм хәрәм”, “Пәйгамбәребез юлы”, “Әдәп орлыклары” китапларына тукталып әңгәмә кордык, авылдашларыбыз иҗат иткән мөнәҗәтләр һәм бәетләр тыңладык.
|