"Елмаеп, көлеп кенә"
1 апрель көне - бөтен дөньяда билгеләнеп үтелә торган күңелле бәйрәм. Бу көнне туганнарны, дусларны һәм танышларны алдыйлар, шаярталар, күңел ачалар. Без дә әлеге көн уңаеннан укучыларыбыз белән “Елмаеп, көлеп кенә...” дип исемләнгән көлке кичәсе
|
уздырдык. Көлке кичәсе әлбәттә инде мәзәкләрсез булмый. “Кем күбрәк?” “Кем өлгер?”, «Хикәя төзү», грим салу кебек төрле кызыклы конкурслар,уеннар оештырылды. Кичә җыр-биюләр белән үрелеп барды. |