"Авылыбыз горурлыгы"
Һәр авылның үз мөхтәрәм кешесе, тере тарихы була. Чепья аваылында гомер итүче, үзенең матур эшләре белән авылыбызның данын еракларга тараткан аксакалыбыз, “Халыклар дуслыгы” музее директоры Галиев Гарифҗан Гали улы шундый шәхес. Быел ул үзенең 95 яшьлек юбилеен каршы алды. Әлеге матур дата уңаеннан мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә мөхтәрәм авылдашыбызны матур бәйрәме белән котладык.