“Җиһанның асыл затлары”
“Җиһанның асыл затлары” дип исемләнгән әдәби – музыкаль кичә”Наз” тернәкләндерү үзәгендә урнашкан күчмә китапханә укучылары өчен уздырылды. Биредә гүзәл затларыбызны яз бәйрзәм белән котладык. Татар һәм рус хатын-кыз шагыйрләренең мәхәббәт, шатлык һәм югалтулар, өмет тулы шигырләрен укыдык, җырладык, заманча ашлар әзерләү серләре дә ачылды, аш-су рецептлары белән уртаклаштык. Әдәбиятка һәм тарихыбызга матур өлешләрен керткән мәшһүр хатын – кызларыбызның тормышларына, иҗатларына тукталып киттек.