"Глазами и сердцем солдата"
23 февраль - Ватанны саклаучылар көне, ул - көч, түземлелек, мәрхәмәтлелек һәм туган җиреңә карата мәхәббәт бәйрәме. Ир-атлар арасында армиядә уңышлы, исән-имин хезмәт итеп кайткан көчле затлар да, киләчәктә Ватан алдында бурычларын үтәячәк егетләребез дә байтак. Әлеге истәлекле көн уңаеннан авылыбызның “Халыклар дуслыгы” музеенда Бөек Ватан сугышы ветераны Галиев Гарифҗан Гали улын бәйрәм белән котладык. Истәлек открыткалары тапшырылды.