«Көмеш чыңлы, талгын моңлы газиз туган телемдә..”
|
21 февраль – һәр милләт, һәр халык өчен бәйрәм көн – Халыкара туган тел көне. Шул уңайдан күчмә китапханәдә «Көмеш чыңлы, талгын моңлы газиз туган телемдә..” дип исемләнгән әдәби – музыкаль кичә туган телебез белән горурлану хисе уяту, телебезне кадерләргә , якларга, сакларга өндәү максатыннан уздырылды. |
|
һәр милләтнең, һәр халыкның тарихи язмышына карап, үзенең моңы, җыры, көе, зары була. Әлеге кичәгә дә төрле милләт вәкилләреннән булган укучыларыбыз үз телләрендә сөйләделәр, җырладылар. Бөек әдипләребезнең тел турында әйтелгән фикерләре белән таныштык, мәкальләрне искә төшердек. Кичә ахырында китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды, китаплар тәкъдим ителде. |