Ципьинская сельская библиотека - филиал № 1

«Җырлы тормыш”

 Һәр милләттә исеме телгә алынуга ихтирам уята торган шәхесләр була. Муса Җәлил – әнә шундый исемнәрнең берсе. Шагыйрь үзенең бөтен гомерен туган иленә, туган халкына багышлады. Әлеге көн уңаеннан авылыбызның “Халыклар Дуслыгы” музеенда укучыларыбыз өчен онлайн форматта «Җырлы тормыш” исеме астында әдәби календарь уздырдык. Шагыйрьнең тормыш юлына, иҗатына кыскача  күзәтү ясадык. Шигырьләрен укыдык.