"Әфган кайтавазы"
|
Сугыш турында истәлекләр башка бер истәлеккә дә охшамый. Әфган истәлекләре әрнүле һәм йөрәкне өзгеч. 15 февраль шундый кайнар нокталарда катнашкан хәрбиләрне искә алу көне. |
Әфганстан сугышы турында белешмә бирү, әлеге сугыштан әйләнеп кайтмаган 14 мең 400 дән артык совет солдаты һәм офицерын хөрмәтләп искә алу максатыннан “Халыклар дуслыгы” музеенда яшүсмерләр өчен “Әфган кайтавазы” дип исемләнгән очрашу үткәрелде. Очрашуга авылыбызның Әфган сугышы ветераннары, җирлек башлыгы,
|
чакырылды. Әфган истәлекләре әрнүле һәм йөрәкне өзгеч. Искә төшерүе авыр булса да,яшь буын алдында ветераннарыбыз хәтирәләре белән уртаклаштылар, сорауларга җаваплар бирделәр. |
Авырлыклар килгән чакта куркып калмаска, кыю, батыр, тырыш булырга кирәк дип үзләренең киңәшләрен дә җиткерделәр.