«Непокоренные»
|
Содержание мероприятия |
|
Укучыларны авыр сугыш еллары, Ленинград блокадасы вакыйгалары белән таныштыру, икмәккә хөрмәт, туган илгә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан Чепья урта гомуми белем бирү мәктәбендә 9 сыйныф укучылары өчен «Непокоренные» -исеме астында тарихи –патриотик сәгать уздырылды. Укучыларга Ленинград блокадасы чорында булган авыр сынаулар турында сөйләде: ачлык һәм салкынлык, ир-атлар белән беррәттән эшләүче балалар һәм хатын-кызлар, Ленинград блокадасын өзү турында - сугышның иң героик битләре булып тора. Укучыларның белемен ныгыту максатынан “Память этих событий через века пронесём» исеме астында интеллектуаль уен уздырылды. «Непокоренный Ленинград» дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде. Әлеге күргәзмәдә “Был город – фронт, была блокада...”, “Дети - Герои Великой Отечественой войны”, “Непокоренный Ленинград”, “Нам жить и помнить” исемле китаплар тәкъдим ителде.
|