Ципьинская сельская библиотека - филиал № 1

"Цифровая культура"

 Цифрлы икътисадның алга таба үсеше өчен уңай шартлар тудыру, цифрлы технологияләрне, Татарстан Республикасы халкының тормыш сыйфатын арттыручы сервисларны һәм хезмәтләрне нәтиҗәле үстерү максатларында 2022 ел Татарстан Республикасы Президенты Р. Н.Миңнеханов Указы белән Татарстан Республикасында цифрлаштыру елы дип игълан ителде. Шул уңайдан китапханәдә «Цифровая культура» исеме астында китап күргәзмәсе эшли. Күргәзмәдә, мәсәлән Д.Сәфәров, Л. Хафизованың “Малайларга кызларга виртуаль дөнья», А. Экслерның “Самоучитель работы на компьютере”, “Самоучитель работы в интернете” исемле китапларында, компьютер һәм аның җиһазлары, интернет, виртуаль аралашу турында җентекләп язылган. Материалларның бирелеше, теле компьютер белән бөтенләй эшли белмәүчеләр өчен дә аңлаешлы. В. Пекелисның “Киберника”, А. Гординның “Занимательная киберника”, Б. Рафаэлның “Думающий компьютер”исемле китаплары аша да укучылар күп кенә файдалы мәгълүмат алалар. Укучылар өчен күргәзмәгә күзәтү уздырылды. Күргәзмздән китаплар тәгъдим ителде.