Ципьинская сельская библиотека - филиал № 1

"Менә тагын акрын гына атлап килә Яңа ел"

 Яңа ел – елның иң серле һәм көтеп алынган бәйрәмнәрнең берсе. Чепья авыл китапханәсендә укучылар белән берлектә “Менә тагын акрын гына атлап килә Яңа ел” исеме астында театральәштерелгән Яңа ел тамашасы уздырылды. Яңа ел бәйрәмен гаилә белән каршы алу матур гадәт булганлыктан, китапханәбездә бу бәйрәмгә гаиләләре белән дә килүчеләр булды. Шунлыктан әлеге бәйрәм тагын да матурырак һәм “җылырак” төсмер алды.. Әлеге тамашада күңелле чегән кызы барлык кунакларның да күңелен күрде. Кыш бабабй белән Кар кызы да килеп үзләренең бүләкләре белән сөендерде. Китапханәбез эшчәнлегендә актив булган һәм бәйгеләрдә уңышка ирешкән китап сөюче дусларыбызны рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр белән бүләкләргә дә онытмадык. Җыр - бию, уен – көлкегә төрелгән әлеге тамаша оттырышсыз лотерея уйнату белән тәмамланды.