"Вместе против ВИЧ"
1 декабрь – Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы игълан иткән Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне. Бу көн ВИЧ – инфекциясе таралуын һәм ВИЧ – инфекция эпидемиясенең афәтле нәтиҗәләрен киметү өчен авыру турында халыкның хәбәрдар булырга тиешлеген искәртү көне булып тора. Шул максаттан китапханәбез аккаунтында #Вместе против ВИЧ исеме астында видеоролик тәкъдим ителде. Әлеге видеороликта сүз СПИДның кешелек дөньясына бик зур куркыныч йогынты белән янаучы глобаль эпидемия булуы хакында иде.