#Әтибеләнукыйбыз
Илебездә тагын бер яңа бәйрәм барлыкка килде. Ул-Әтиләр көне. Әтиләр көне, ноябрь аенда билгеләп үтелүче Әниләр көнен тулыландырачак. Аның датасы октябрь аеның өченче якшәмбесе итеп билгеләнде. Шул уңайдан китапханәбез аккаутында әлеге бәйрәм белән котлап #Әтибеләнукыйбыз исеме астында видеоролик ясалды. Әлеге видеоролик авылыбызның хөрмәтле кешесе, пар канаты Гөлсимә ханым белән ике кыз үстерүче Илсур Камаловка, кыз һәм ул үстерүче Тукаев Владиславка һәм барлык әтиләр хөрмәтенә багышланды.