Ципьинская сельская библиотека - филиал № 1

“Яшәүләрдә мәгънә булган чакта”

 Якташ шагыйребез Гарифҗан Мөхәммәтшинның 80 яшьлек юбилее уңаеннан китапханәбез аккаунтында “Яшәүләрдә мәгънә булган чакта” исеме астында шигъри минут тәкъдим ителде. Укучыларыбыз юбилярны котлап матур теләкләрен җиткерделәр һәм “Бәхет”, “Татар моңы” китапларыннан шигырьләрен укыдылар.