“Алтынга тиң үзләре, хикмәтледер сүзләре”
|
Илебез буенча беренче октябрь – өлкәннәр көне билгеләнеп үтелә. Шул уңайдан мәдәният йорты белән берлектә саф һавада “Алтынга тиң үзләре, хикмәтледер сүзләре” дип исемләнгән әдәби – музыкаль кичә уздырылды. Авыл үзешчәннәре белән берлектә оештырылган ял концерты дәрте биюләр, котлау сүзләре һәм матур җырлары белән үрелеп барды. Шулай ук әлеге бәйрәмдә өлкәннәребез өчен яңа китаплар, газета – журналлар белән тулыландырылган китап күргәзмәсе эшләде. Китапларга күзәтү ясалды. |