"Өзелгән җыр эзеннән"
25 август - Җәлилчеләрне искә алу көне буларак билгеле. Шул уңайдан Чепья авыл китапханәсндә “Өзелгән җыр эзеннән” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләде. Күргәзмәнең цитатасы итеп “Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә һәм үләргә кыю ир булып” дигән сүзләрне алдык. Күргәзмәдә “Муса Җәлил турында истәлекләр”, “Каләмне штыкка тиңләп”, “Муса Җәлил, аның каләмдәшләре” һәм язучының шигырь җыентыклары урын алды. Күргәзмә алдында укучылар шагыйрьнең шигырьләрен сәнгатьле итеп укыдылар, җәлилчеләр турында истәлекләр белән таныштылар.