Ципьинская сельская библиотека - филиал № 1

"Я с книгой открываю мир - природы"

27 май  - Гомумроссия китапханәләр көне.Әлеге бәйрәм шулай ук китап укучыларыбызның да бәйрәме булып тора. Шушы күркәм бәйрәм көне уңаеннан “Наз” тернәкләндерү үзәгендә сәламәтлекләрен ныгытучы укучыларыбыз өчен “Я с книгой открываю мир прирды” исемле библиополянка  - табигать кочагында уздырылды. Әлеге чарада китап басылу тарихы, китапларның төре, китапханәбезнең тарихы һәм бүгенге көн эшчәнлеге хакында әйтелеп китте. Яңа кайткан китапларга күзәтү ясалды. Шулай ук чара барышында китапханәче ветеранны бәйрәм белән тәбрикләдек.