Ципьинская сельская библиотека - филиал № 1

"Шагыйрь түгел, Тукай булып кара, бөтенләйгә димим - тик бер көнгә"

Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан "Наз" тернәкләндерү үзәгендә "Шагыйрь түгел, Тукай булып кара, бөтенләйгә димим - тик бер көнгә"исеме астында әдәби - музыкаль кичә уздырылды. Әлеге кичә "Тәфтиләү" җыры белән башланып китте һәм шагыйрьнең шигырьләре, җырлары белән үрелеп барды. Кичә Тукайның "Туган тел" җыры белән тәмамланды.