"Җир йөзенең серле чәчәкләре"
8 март - язның иң матур бәйрәмнәренең берсе. Шул уңайдан Чепья авыл китапханәсендә "Җир йөзенең серле чәчәкләре"дип исемләнгән бәйрәм чарасы үткәрелде. Әлеге күркәм чарага китапханәбезнең актив укучылары чакырылды. Ханымнарыбыз хөрмәтенә матур теләкләр, котлаулар җиткерелде һәм күңел ачу уен программасы тәкъдим ителде