"Дуслык күпере"
Туган телләр һәм халык бердәмлеге елына карата мәдәният йорты белән берлектә Чепья урта мәктәбендә “Дуслык күпере” исеме астында мәдәният дәресе үткәрелде. Әлеге чарада укучылар керәшеннәрнең мәдәнияте, йоласы, уен-кораллары белән таныша алдылар. “Туганайар”керәшен фольклор ансамбле башкаруында керәшен халык җырлары башкарылды.