Ципьинская сельская библиотека - филиал № 1

"Непокоренный Ленинград"

 27 январь көнне совет халкының кабатланмас батырлыгы һәм изге Ватанына тугрылык үрнәге буларак тарихка кереп калган. Бөек Ватан сугышы тарихында Ленинград блокадасы – иң аянычлы вакыйгаларның берсе. Халкыбызның батырлыгын мәңгеләштерү максатыннан “Наз” тернәкләндерү үзәгендә “Непокоренный Ленинград” исемле мәгълүмат сәгате уздырылды. “Страницы блокадного Ленинграда» исемле китап күргәзмәсе ясалды, герой шәһәр һәм аның батыр халкы турында шигырьләр, әсәрләрләрдән өзекләр укылды. Камалышта калган шәһәр тормышы турында видеоязма күрсәтелде. Блокада вакытында һәлак булучыларны бер минутлык тынлык белән искә алдык.