Ципьинская сельская библиотека - филиал № 1

"Яңа ел әкиятханәсе”

Яңа ел – елның иң серле һәм  көтеп алынган бәйрәмнәрнең берсе.

Чепья авыл китапханәсендә укучылар белән берлектә “Яңа ел әкиятханәсе” исемле театральләштерелгән тамаша уздырылды. Әлеге тамашада почтальон Печкинны да, күңелле чегән кызын да, шаян әтәчне дә һәм әлбәттә инде Кыш бабай белән Кар кызын да очраттык.

Чара барышында китапханәбез эшчәнлегндә актив һәм бәйгеләрдә уңышка ирешкән китап сөюче дусларыбызны рәхмәт хатлары белән бүләкләдек. Җыр –бию, уен-көлкегә төрелгән әлеге тамаша оттырышсыз лотерея белән тәмамланды.