"Новогодний серпантин"
Яңа ел бәйрәме өлкәннәр дә балалар да сагынып көтеп ала торган бәйрәмнәрнең берсе.
30 декабрь көнне Чепья мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә көндездән үк чараларыбызны башлап җибәрдек. Маскалардан киенеп авыл җирлеге башлыгын, колхоз рәисен һәм кибетләргә кереп авыл халкын кичке тамашага дәштек һәм инде кичен ачык һавада авыл халкы өчен “Новогодний серпантин” исемле яңа ел тамашасы тәкъдим ителде. Чара әкияти композиция белән башланып китте һәм ахырга чаклы әлеге тамаша төрле кызыклы конкурслар, ярышлар,җыр – бию белән үрелеп барды.
Шулай ук җирлек башлыгы авылдашлар алдында ел дәвамында башкарылган эшләргә хисап тотты, киләсе елга планнар белән уртаклашты.
Яңа елның төп кунаклары Кыш бабай белән Кар кызы бәйрәмебезне тагы да тулыландырып, матур итеп биеп кенә калмадылар ә бергәләшеп матур җырларын да бүләк иттеләр.
Әлеге тамаша бәйрәм дискотекасы белән тәмамланды.