"Мәхәббәткә мәдхия"
Мәхәббәт - дөньяда булган иң изге хисләрнең берсе. Һәр йөрәк аны үзенчә аңлый, үзенчә кабул итә. Бу, билгеле, кешенең рухи дөньясыннан тора.
Җаваплылык хисе һәм тормышка, башкаларга карата мәхәббәт хисе тәрбияләү максатыннан Чепья авыл китапханәсендә “Мәхәббәткә мәдхия”исемле әдәби музыкаль кичә яшьләр һәм өлкән буын укучылары өчен үткәрелә. Укучылар үзләренең никадәр белемле, тапкыр икәнлеләрен,мәхәббәт темасына багышланган үлмәс классик әсәрләребезне ни дәрәҗәдә белүләрен күрсәттеләр, парлы гаиләләр өчен кызыклы бәйгеләр дә булды. Чара музыкаль номерлар белән үрелеп алып барылды. Өлкән яшьтәге парларыбыз үзләренең бәхетле гаилә серләре белән бүлештеләр, яшьләргә төпле киңәшләрен бирделәр.