"Сталинград сугышы"
Быел 2 февральдә Сталинград өчен барган бәрелешләрдә җиңүгә 77 ел булды. Икенче бөтендөнья һәм Бөек Ватан сугышларында бөек борылыш чоры буларак теркәлгән Сталинград кан коешы 1942 елның 17 июлендә башланып китә.....Шундый зур вакыйгага багышлап безнең музейда, Чепья урта мәктәбе 10 класс укучылары тарих дәресе үткәрделәр Укытучы Даминова О. Дәресне музейда үткәрүне Чепья китапханәсе Зиатдинова Залия тәгьдим итеп, үзе дә Сталинградка бәйле китап күргәзмәсе оештырды. Ахырдан Бөек Ватан сугышы ветераны , музей директоры Гарифҗан Галиевич белән истәлеккә фотога төштеләр.