Ципьинская сельская библиотека - филиал № 1

"Яңа ел маҗаралары"

8 январь көнне Чепья авыл китапханәсендә китап укучылар өчен «В гостях у новогодней сказки»-дип исемләнгән театральләштерелгән тамаша тәкъдим ителде. Әлеге чарада 2020 елның символы булган тычкан, Кыш бабай белән Кар кызы да катнаштылар. Төрле кызыклы конкурслар, уеннар үткәрелде. 2019 елда иң күп китап укучылар, район конкурсында катнашучылар грамоталар һәм истәлекле бүләкләргә ия булдылар.