«Җәүһәрләребез – сез өлкәннәр”.
1 октябрь өлкәннәр көне уңаеннан, Чепья авыл китапханәсендә “Җәүһәрләребез – сез өлкәннәр” дип исемләнгән әдәби музыкаль кичә уздырылды. Кичәбез моңлы җырларыбыз, матур сүзләребез, шигырьләребез белән үрелеп барды. Өлкәннәребез арасында иҗади күңелле, шигъри җанлы, моңлы кешеләребез дә күп. Алар үзләренең җыр моңга булган сәләтләрен безнең белән дә бүлештеләр. Тапкырлыкта да үзләрен сынатмадылар.