# Еникине укыйбыз
3 мартта Чепья авыл китапханәсе татар язучысы Әмирхан Еникиннең тууына 110 ел уңаеннан # Еникине укыйбыз дигән Төбәкара акциясенә кушылды. Китапханәдә “Милли рухыбыз җырчысы” исемле китап күргәзмәсе эшләде. Укучыларыбыз язучының тормышы һәм иҗаты белән таныштылар, “Бала”, “Ана һәм кыз”, “Матурлык” хикәяләре кычкырып укылды