"Алар язмышы - ил язмышы"
15 февраль - Совет гаскәрләренең Әфганстан җирлегеннән чыгарылган көне. Шул уңайдан Чепья авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә 8 сыйныф укучылары өчен Әфганстан җирендә үзләренең интернациональ бурычларын үтәгән авылдашларыбыз белән очрашу үткәрелде. Очрашуда авыл җирлеге башлыгы, район “ яшь гвардия” лидеры дә катнашты. Чара видео язмалар һәм җырлар белән үрелеп барылды. Әфганчыларыбыз үзләренең Әфган җирләрендә үткәргән көннәре, сугыш вакыйгалары турында сөйләделәр. Укучылар канлы бәрелешләрдә булган батыр авылдашларыбыз чыгышларын игътибар белән тыңладылар, кызыксындырган сорауларына җавап алдылар.